25 март 2016 яңалыклары
-
Казан шәһәрендә Т.Миңнуллин укулары узды
24 март көнне Казан шәһәрендә укучыларның һәм укытучыларның III республикакүләм Туфан Миннуллин укулары узды. Әлеге укуларга барлыгы 275 хезмәт тәкъдим ителде. Шуларның 103е сайлап алынды һәм катнашу хокукына ия булды. Безнең районнан Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илдар Шаев I урын яулады, Әмәкәй һәм Тойгелде урта...
-
Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән "Мәгариф" журналы белән берлектә "Фоат Садриев укучылары үткәрделәр
25 нче март көнне Мөслим мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы III республикакүләм "Фоат Садриев укулары" узды. Укуларның максаты: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укулар "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Мәгариф" журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә "Мәгариф" журналы...
-
"Чиста тәгәрмәч" операциясе игълан ителде
ТР Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ идарәсе чисталык икеайлыгы кысаларында "Чиста тәгәрмәчләр" махсус операциясе игълан итә. "Гадәттә, басудан юлга алып менә торган юлларда мондый ясалма пычратулар, юлларны җимерү, зыян китерү очраклары", - дип хәбәр итәләр районның ДАИ хезмәткәрләре. Андыйларга административ беркетмәләр төзеләчәк.
-
"Пушкин укулары" узды
Яр Чаллы шәһәрендә VII Ачык Россиякүләм иҗади конкурс - "Пушкин укулары" узды. Бәйгедә Күбәк, Әмәкәй, Тат.Бүләр, Мари Бүләр,Яңа Усы, Олы Чакмак мәктәпләреннән барлыгы 7 укучы, I турны узып, II турга катнашу хокукы алды. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илнур Мотавалов I Дәрәҗә диплом һәм Әмәкәй...
-
Эльвира Гәрәева яшьләр форумында катнашты
24 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумының 2 этабында катнашты. "Кече Ватаным" номинациясенә 60тан артык проект теркәлеп, 2 этапка аларның 20се генә узган. Районда тормышка ашырылып килүче "Самовар - PARTY" автор проекты конкурс экспертларына хуш килде.
-
Фоат Садриевның романын туры эфирда тыңлый аласыз
Татарстан радиосыннан күренекле якташыбыз - язучы Фоат Садриевның "Бәхетсезләр бәхете" трилогиясеннән өзек тапшырылачак. 100.5 FM ешлыгында эшләүче Татарстан радиосын 26 март шәмбә көнне 12:10 минутта тыңлый аласыз.
-
Район мәдәният бүлегенең 2015 ел эшчәнлегенә йомгак
Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында район мәдәният бүлегенең 2015 ел эшчәнлегенә йомгак һәм алда торган бурычлар буенча гомуми отчет җыелышы булды. Чарада клуб , китапханә мөдирләре катнашты. Төп доклад белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов чыгыш ясады. Ул ел дәвамында оештырылган чараларга тукталды. Район, регион, республика, Россиякүләм үткәрелгән бәйгеләрдә...
-
"Урман иле" сәламәтләндерү лагерендә күләмле ремонт эшләре бара
"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере районыбызда балаларның яраткан ял итү урынына әйләнде. Ел саен лагерьдә 1000 меңгә якын бала вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Моннан шактый еллар элек төзелгән лагерь ныклы ремонт таләп итә иде. Республикада гамәлдә булган балалар лагерьларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында быел анда колачлы эш...