25 март 2015 яңалыклары
-
Иминлек каешын эләктермәгән 15 райондашыбыз да штрафка тартылган
16-22 март көннәрендә ЮХИДИ Мөслим бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 127 беркетмә төзелгән. Шулардан исерек хәлдә руль артына утырган 4 һәм юл-транспорт фаҗигасе булган урынны ташлап киткән өчен 2 кеше машина йөртү таныклыгыннан колак каккан.
-
Мөслим курайчылары - Яр Чаллы сәхнәсендә
22 март көнне Яр Чаллы шәhәрендә, якташыбыз Инбер Шәфыйков истәлегенә багышлап, "Моңлы кура" исемле IV республикакүләм курайчылар конкурсы узды. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән зур җиңү белән кайттылар. Динар Гыйздәтов (укытучысы - Радик Газизов) гран-прига лаек булды.
-
"Мәгариф" милли проекты кысаларында укытучылар акчалата бүләкләүгә дәгъва кылды
Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен 2015 нче елда Мөслим гимназиясеннән Чулпан Хәйруллина, Лариса Арсланова, Эльмира Тимергалиева, Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Илдар Шәймөхәммәтов, Фәридә Гыйбадуллина Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гөлнара Гыймранова "Мәгариф"милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерәләр.
-
Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең чираттагы утырышы узды
25 март көнне район хакимиятенең актлар залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды.
-
Район башлыгы Рамил Муллин: "Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел"
2008 нче елның 25 мартыннан башлап, Россия Федерацияендә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.