24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Укучылар район тарихын өйрәнә
Район "Туган якны өйрәнү" музеена килүчеләр бик күп. Җирлегебезгә килгән кунаклар да, туган ягыбызны сагынып кайткан якташларыбыз, мәктәп укучылары да музейның даими кунаклары. 15 октябрь көнне музейда Тат. Бүләр урта мәктәбе укучылары музей экспонатлары белән таныштылар.
-
Күпне күргән әби юбилеен билгеләп үтә
90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче райондашларыбызны тәбрикләү - күркәм традиция. Шушы көннәрдә Тойгелде авылында яшәүче Миңнебикә Гыйльфанова район җитәкчелегенең котлавын кабул итеп алды.
-
Исәнсеф-Чишмәдә бер ир-атның өе янып беткән
Якшәмбе кичендә, Исәнсеф-Чишмә авылында яшәүче 1956 нчы елгы бер ир-атның йортында янгын чыгып, өй тулысынча янып бетә. Якынча тикшерүләрдән күренгәнчә, янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлана.
-
21 ноябрь көнне почта бүлеге, электр челтәрләре узелы һәм электр челтәрләре җәмгыяте концерт куячак
Районда оешма-предприятиеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары" район смотр-конкурсы игълан ителде.
-
Мөслимлеләр "Балкыш" республика фестиваленең финал турында катнаштылар
Күптән түгел генә башкалабыз Казанда Татарстан Республика ветераннарының "Балкыш" IV республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Анда безнең районнан, сайлап алу турын уңышлы үтеп, финалга чыккан үзешчәннәр дә бар иде.