24 июль 2015 яңалыклары
-
"Пушкин" скверында брусчатка җәелә
Район үзәгендә яшәүчеләр инде күреп өлгергәндер, Пушкин урамының күпфатирлы йортлары тирәсендә сквер ясау эше дәвам итә.
-
"Миләшкәй" балалар бакчасы карлыган үстерергә дә өлгерә
"Миләшкәй" балалар бакчасында балалар тәрбияләү белән бергә,бакча үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Бакча территориясендә үстерелгән карлыган куакларының җимешләре җыелып теләгән кешегә сатылган. Кергән табыш хуҗалык эшләре өчен кирәк-яракка тотылачак.
-
Табиблар гадәттән тыш хәл булган очракта нишләргә кирәклеген өйрәнде
22 июль көнне үзәк хастаханәдә полиция хезмәткәрләре белән берлектә 123 нче номерлы янгын сүндерү бүлеге өйрәнүләр оештырган.
-
Яшьләр көненә Рифат Зарипов киләчәк
26 июль, якшәмбе көнне "Нурлыгаян" паркында Яшьләр көне үткәрелә. Бәйрәмдә Эквадордан килгән кунаклар һәм популяр эстрада йолдызы Рифат Зарипов үз концерт программаларын тәкъдим итәчәк.
-
Үзәк хастаханә табиблары авыл халкына ярдәм күрсәтә
Табиблар, авылларга чыгып, медицина хезмәте күрсәтүне дәвам итә. Бу атнада гомумпрактика табибы Илгизә Шакирова Иске Вәрәш авылында булып, медицина хезмәте күрсәтеп кайтты.
-
"Таттелеком" ишегалды бәйрәменә чакыра
Һава шартларына бәйле "Таттелеком" компаниясе оештырачак "Ишегалдык бәйрәме" вакыты күчерелгән иде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәм бүген 24 июль көнне 18 сәгать 30 минутта Пушкин урамында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдында узачак. Чарада балалар өчен уеннар оештырылыр, дип көтелә.
-
Кызу темплар белән урып-җыю эшләре башланды
Районыбыз хуҗалыклары урып-җыюга кереште. "Исламов" фермер хуҗалыгында, "Урожай" агрофирмасының "Мәгариф" бүлекчәсендә, "Ык" агрофирмасының "Калмыя" хуҗалыгында арыш суктыру бара.
-
"Исламов" хуҗалыгы савымчысы Наилә тузан суырткыч белән бүләкләнде
Шушы көннәрдә Пиртрәч районында 42нче республикакүләм савымчылар конкурсы узды. Анда безнең районнан "Исламов" креятьян-фермер хуҗалыгы савымчысы Наилә Гайфуллина катнашты.
-
Балалар автобуслары таләпләргә җавап бирми
Прокуратура тарафыннан оештырылган төркемнәр белән балаларны транспорт чараларында йөрткәндә куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше тикшерелде.