24 июнь 2015 яңалыклары
-
Мөслимдә өченче инкубатор төзелеп килә
Кошчы фермер Дамир Шәңгәрәев җитештерү тармагын киңәйтә. Фермерның район үзәгендә бер инкубаторында эшли инде. Вәрәшбаш авылында урнашкан кошчылык фермасы янында тагын ике инкубатор төзелеп килә. Берсендә инде эшләр төгәлләнү стадиясендә.
-
МТВ 24.06.2015
-
Ниһаять Исәнсефтә дә юл ремонты башланды
Исәнсеф авылы юлында ремонт эшләре дәвам итә. Исегездә булса, юлга ремонт апрель ахырында башланган иде. Эшне "Татавтодор" җәмгыяте башкара. Шулай ук Иске Карамалы белән Покровка авылы арасындагы юлга ремонт керде.
-
"Трактор" операциясе кысаларында 24 беркетмә төзелгән
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Гостехнадзор белән берлектә рейдка чыкты. "Трактор" операциясе 8 июньнән башлап 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
Строительная урамы сулы булды!
Алдагы елларда эссе көннәр җитү белән Мөслим чиста суга кытлык кичерә иде. Ташлыяр чишмәсенең суын район үзәгенә кадәр суздыргач, бу проблема берникадәр чишелде кебек. Җирлектә эшләп килүче җиде су башнясының көчен карасак та, алдагы елларга карый бүген алар хактан да күбрәк басым белән эшли, ди белгечләр.
-
Кайда күпме савалар? (Оператив мәгълүматлар 23 июньгә)
Беренче графа - хуҗалыклар, икенче - савым сыерлары саны, өченче - көнлек тулай савым, дүртенче - бер сыерга уртача көнлек савым, бишенче - хуҗалык җитәкчесененң исем-фамилиясе.
-
ЮХИДИ штрафлары 300 мең сумга кадәр артачак
2015 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексына кайбер үзгәрешләр керә. 264 матдәнең 1 бүлеге буенча бер тапкыр исрек халәттә руль артында тоткарланган машина йөртүче икенче кабатта бу төр кагыйдә бозганы өчен җаваплылыкка тартыла икән, аңа 200-300 мең сум күләмендәге штрафтан алып ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза...
-
"Комсыз" су кулланучылар аркасында Мөслимгә су җитми
Бүгенге көндә район үзәген барлыгы 7 башня су белән тәэмин итә. Моннан тыш, Мөслим авыл җирлегенең су челтәренә Ташлыяр һәм Иске Вәрәш чишмәләре сулары килеп кушыла.
-
Куркынычсызлык каешы үлемнән коткара
ТР Юл Хәрәкәте Дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, узган атнада республикада үлем очрагы белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 14 июнь көнне Югары Ослан районында "Киа" машинасы белән идарә иткән 1983 елгы кеше куркынычсыз юл йөрү тизлеге сайламау нәтиҗәсендә кюветка чыгып оча һәм вакыйга урынында ук вафат була.
-
Авыл зиратларында борынгы ташлар өйрәнелә
Район тарихын өйрәнүне дәвам итеп, академик Альберт Борһанов һәм " Мөслим туган як музее"ның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин тарафыннан Тугаш, Тамьян, Керәш Шуран авыллары зиратларындагы борынгы ташлар өйрәнелде, җирле халык белән әңгәмәләр белән алып барылды. Эзләнү эшләрендә үзенең актив ярдәмен Мөслим матбугат үзәге хезмәткәре Илдар Фатихов күрсәтә.
-
“Бердәм Россия”дән Татарстан Президентлыгына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы үтәчәк
27 июнь көнне Казанда теннис академиясендә "Бердәм Россия"дән Татарстан Президентлыгына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы үтәчәк.
-
Хуҗалыкларда азык әзерләү бара
Мөслим районың барлык хуҗалыкларында азык әзерлэү эшләре бара. Район буенча барлыгы 11,7 мең тонн печән, 50,2 мең тн сенаж, 48,0 мең тн силос әзерләү планлаштырыла.