24 апрель 2018 яңалыклары
-
Бәхетле гаилә корыр өчен сез белергә тиешле 21 сорау
Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, дигән борынгылар. Бу хакыйкатьне күптән түгел генә Американың Мичиган һәм Рутгерс университеты галимнәре дә раслады. Социологлар кырык ел никахта торган, һич югы берсе алтмыштан өлкәнрәк булган дүрт йөзләп пар арасында сораштыру уздырганнан соң, гаилә бәхете, өйдәге татулык хатын-кызга бәйле, дигән нәтиҗәгә килгән.
-
ТӘМЛЕТАМАК: Әфлисунлы салат
Сезнең игътибарга әфлисунлы һәм ананаслы салат рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "Интертат.ру" сайты.
-
Бала тапканнарга бирелүче айлык түләүләрне алырга кем хокуклы?
Татарстанда быел 704 анага беренче балага тиешле яңа айлык түләүләр билгеләнгән. Агымдагы елда пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы матбугатхезмәте.
-
Бу ялларда мөслимлеләр зиратларда масштаблы өмә оештырачак
“Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел” – ди халык мәкале. Әлеге мәкалне истә тотып, 28, 29, 30 апрель көннәрендә район күләмендә зиаратларда өмәләр үткәреләчәк.
-
Сәнгать мәктәбе отчет концертына чакыра
27 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында үтәчәк Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучыларының hәм укытучыларынын "Сәләтлеләр йолдызлыгына сәяхәт" исемле ижади-отчет концерты узачак
-
Дәүләт Советында Татарстанның яшь каһарманнарын бүләкләделәр
Яшь татарстанлыларга Россия коткаручылар союзының Мактау грамоталарын тапшырдылар.
-
Янгын күзәтчелеге белгечләре Мөслимдә тикшерүләр уздыра
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм көтелмәгән хәлләр була калганда эвакуация планының үтәлешен тикшерү максатында район үзәк хастаханәсендә, картлар һәм инвалидлар йортында, Түбән Табын коррекция-интернат мәктәбендә тикшерүләр үтте.
-
Татарстанда яшәүчеләргә Җиңүнең 15 мең символын таратачаклар
Республикада «Георгиевская ленточка» акциясе старт алды. Акциядә 6,5 мең волонтер катнашачак.
-
Мөслимдә Тукай туган көненә багышланган чаралар старт алды
Район үзәк китапханәсе төрле әдәби чаралар үткәрә. Бүген китапханә хезмәткәре Гөлсирә Вафина гимназиянең 5, 6 ,7 сыйныф укучылары белән очрашты.
-
25-28 апрель көннәренә ҺАВА ТОРЫШЫ
25 апрель 0, +6, аязучан-болытлы, җил – көнбатыштан. 26 апрель 0, +7, болытлы, яңгыр, җил – көньяктан. 27 апрель +9, +13, аязучан-болытлы, урыны белән яңгыр, җил – көнбатыштан. 28 апрель +7, +11, аязучан-болытлы, яңгыр, җил – көньяк-көнбатыштан.
-
Мөслим матбугат үзәге сайты - ЯҢА ФОРМАТТА!
Мөслим матбугат үзәге сайты “күлмәген” алыштырды. Әле күрмәгән булсагыз, кереп карагыз. Адресыбыз шул ук: www.muslumirc.ru.
-
Татарстанның экология министрлыгы: Казанга чүпне аерым җыя башларга кирәк
На Мусоросжигательном заводе в Татарстане будет обрабатываться 550 тысяч тонн отходов в год.
-
"Мизгел" яшьләр үзәгендә - яңа җитәкче
“Мизгел” яшьләр үзәге директоры итеп – моңа кадәр Вәрәшбаш авылы “Аккош” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Мингазова Алисә Александр кызы билгеләнде.
-
Синоптиклар җепшек кар вәгъдә итә
Бүген – 24 апрельдә алмашынучан болытлы көн көтелә. Урыны белән кар, җепшек кар яварга мөмкин.
-
Рус. Шуган авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде
Рус. Шуган авыл җирлеге башлыгы итеп Альбина Юныс кызы Басорина сайланды.