24 апрель 2015 яңалыклары
-
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
24 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Фәнис Сәлимов һәм район активы катнашты.
-
Быелдан Россиягә килгән чит ил гражданнары эшкә урнашу өчен илгә килүгә патент сатып алырга тиеш
Патентлар моңа кадәр физик затларга эшкә ялланучыларга гына кирәк иде. Хәзер исә бу яңалык оешма-предприятиегә урнашырга теләүчеләргә дә кагыла. Патент алу өчен чит ил кешесе 30 көн эчендә гариза тапшырырга тиеш.
-
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды
24 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә традицион чараларның берсе - Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Тантанада бу чакырылышта армия сафларына китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.
-
Район мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы узды
23 апрель көнне район үзәк мәчетенә авыл имамнары җыелды. Район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов, район имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов һәм район Иҗтимагый Советы рәисе Моряк Йосыпов катнашында алар мәчетләрнең бүгенге торышы турында фикер алышты.
-
Мөслимә кызлары бәйрәмнең күрке булды
24 апрель көнне Мөслим мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды. Мөслимә кызлары бәйрәмнең күрке булды. Алар бу чараны мөнәҗәтләр, кызыклы һәм тәрбияви викториналар, төрле кул эшләре белән баетты.
-
Нәрсә соң ул үзара салым?
Узган ел авыл җирлекләрендә үзара салым салу буенча җирле референдумнар үткәрелде. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым кертү өчен тавыш бирделәр. Нәрсә соң ул үзара салым? Җирлекләрдә яшәүчеләр аны түләргә тиешме? Түләмәгән өчен нинди җаваплылык каралган?