24 март 2016 яңалыклары
-
МТВ 23.03.2016
-
ТР дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан мониторинг үткәрелде
ТР районнарында бүгенге көндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан мониторинг үткәрелә, бу чара кысаларында җирлектә урнашкан кибетләрдә алкоголь продукциясен реализацияләү вакыты тикшерелә, белгенәгезчә закон нигезендә алкоголь эчемлекләрне кичке уннан иртәнге унга кадәр сату тыела. 22 март көнне ТР дәүләт Алкоголь инспекциясенең Түбән кама территориаль органы белгечләре Мөслимдә урнашкан берничә кибеттә...
-
"Бердәм Россия" кабул итә
"бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге 26 март көнне гражданнарны 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр җәмәгать кабул итүе оештыра. Ул Пушкин урамы, 26 йорт адресы буенча. Кабул итүдә нотариус ярдәмчесе Гөлназ Мөҗипова һәм адвокат Рамил Латыйпов катнашалар.
-
Бушлай юридик ярдәм
2016 нчы елның 25 мартында "Россия юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән россиякүләм халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында район прокуратурасы хезмәткәрләре 25 март көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.
-
Игелек безнең йөрәкләрдә
Мөслим гимназиясенең 9 класс укучысы - тумышы белән Ташъелга авылыннан булган Ринат Сафиуллин татар-башкорт көрәше буенча ХIV республика турнирында беренче урынны яулады. Игелекле егет җиңүе өчен бирелгән 1200 сум күләмендәге акчаны Мари Бүләр авылында яшәүче янгыннан зыян күргән Мухдиннар гаиләсенә тапшырды.
-
Башланган эш – беткән эш
22 март көнне районга республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафар Шакиров килде. Рафар Мирзанурович капиталь ремонт һәм төзелеш баручы объектларны - "Кояшкай" балалар бакчасын, Вахитов урамындагы катлы йортлар ишегалдында салынучы җәмәгать мунчасын, поликлиникада дәвам итүче капиталь ремонт барышын карады. "Кояшкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләрен районның "Мөслим хуҗалыкара төзелеш...
-
"Талантлы, син туганым" исеме астында Иске Карамалы мәдәният йортында тематик-кичә үтте
"Иске Карамалы мәдәният йортында "Талантлы син, кеше туганым" рубрикасы астында авылдашларыбыз Любовь һәм Дамир Хәйретдиновлар һәм Дәнәгөл белән Рафак Хәмәтшиннар гаиләләренә багышланган тематик концерт-кичә уздырылды. Биредә бу гаиләдәге кызлар-кияүләр, уллар-киленнәр, оныклар, туганнар күңелле концерт-тамаша куйдылар, авылдашларыбызның көчле алкышларына лаек булдылар", - дип хәбәр итәләр безгә Иске Карамалы авыл җирлегеннән.
-
Каникул чорында укучылар "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар
Мөслим төбәгенең үзенә республиканың башка район җитәкчеләрен, эшмәкәрләрен җәлеп итүе бәхәссез. Кукмара районы делегациясенең "Мөслим туган як музеенда" кунак булуын хәбәр иткән идек инде сезгә. Язгы каникуллар чорында да музей хезмәткәрләре тынгысыз хезмәттә. Шушы көннәрдә балалар өчен "Серле тарих эзеннән" дип исемләнгән бакыр рудниклары турында фильм күрсәтелде. Музейда Тойгельде урта...
-
Яз килү уңаеннан авылларда бәйрәм оештырдылар
Мәлләтамак авыл китапханәсендә авылның мәдәният йорты белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Балалар һәм килгән кунаклар бәйрәм тарихы, аны үткәрү йоласы белән танышты. Балаларга төрле кызыклы уеннар, күмәк бию оештырылды, җырлар җырланды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай ярышыннан соң, Нәүрүзбикә балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште. Бәкәбез авыл клубында да "Хуш киләсен Нәүрүз!" бәйрәме...
-
Фәнни-эзләнү укуларында Мөслим районы укучыларыда катнашты
Районда Башкалабыз Казанда яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV төбәкара фәнни-эзләнү укулары булып узды. Бу чарада 200 дән артык укучы катнашты, 15 секция эшләде. "Туган як тарихын өйрәнү" секциясендә 90 эшнең нибары 13е генә сайлап алынган иде. Алар арасында райондашыбыз - Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Алсу Җәлилова чыгыш ясады...