24 февраль 2017 яңалыклары
-
Мөслимлеләрнең 23 февраль бәйрәме спорт залында үтте
23 февраль көнне Сал. Мухан авылында физкультура укытучысы Шаһит Гатауллин истәлегенә волейбол турниры узды. 2002 елдан бирле үткәрелүче әлеге чара ел да, традиция буларак, мәрхүм үзе укыткан мәктәптә үткәрелә. Волейбол сөючеләр бәйрәм көнен спортта уздырдылар.
-
Мөслим урта мәктәбе әтиләре балаларына бәйрәм оештырган ( ФОТОРЕПОРТАЖ)
Әтиләр советы проектын реализацияләү максатында Г.Тукай исемендәге мәктәптә шактый чаралар уза. Әтиләр советы инициативасы белән укучылар җирлегебездәге оешма-предприятиеләргә экскурсияләргә баралар, үзләренең һөнәрләре белән уртаклашып, мәктәп оештырган һәр чарада ярдәм, әзерлек күрсәтеп киләләр. Чираттагы чара да әтиләр катнашыннан башка узмады. Мөслимнең Г.Тукай мәктәбендә "Рухи кыйммәтләр буыннан буынга" исеме астында әтиләр советы...
-
Алма белән тыгылган сабый комадан чыкты
Яр Чаллы шәһәрендә бер яшьлек бәләкәчнең аңына килүен бөтен шәһәр халкы көтте. Әбисе тәрбиясенә калдырылган бала,әбисенең игътибарсызлыгы сәбәпле,шушындыө аяныч хәлгә тарыган. Бүгенге көндә нәни реанимациядән хастаханәнең бер бүлегенә күчерелгән.
-
Мөслимдә эчүчеләр кимиме? Әллә...
Аракы, тәмәке, әфьюн адәми зат өчен сарыф бер агудыр. И угыл, сәламәтлегеңне сакла! (Каюм Насыйри) Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә алкогольле эчемлекләрне куллану соңгы елларда кими төшкән. Алкогольле эчемлекләрне иң аз кулланучылар Чечен Республикасында, Дагыстан һәм Ингушетиядә яши. Ә иң күп эчүче регион дип Магадан өлкәсе табылган. Татарстан 85 регион...