23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә халык җыены үтте
Баек авыл җирлеге эшмәкәрләргә бай авыл җирлекләренең берсе. Халык җынында да авыл башлыгы Айнур Сәхипгараев шул хакта әйтеп китте. Бердәм, бергә булган вакытта гына без алда куелган эшләрне башкарып чыгачакбыз диде ул. Баек авыл җирлеге халкы күп еллар инде, башка җирлекләргә үрнәк булып торалар. Үзара салым акчасына 2015 елда җирлектә...
-
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары 2015 елга отчет бирделәр
19 декабрьдан 21 декабрьга кадәр Мөслим сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге укучыларының махсус дисциплиналар буенча эшләренә нәтиҗә ясадылар. Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева балаларның иҗатына сокланды, аларның рәсем сәнгате белән кызыксынуларына югары бәя бирде.
-
Әдилә Сайфуллина республикакүләм конкурста 2 урынны яулады
Лицей мәктәбе 3б сыйныф укучысы Әдилә Сайфуллина республикакүләм үткәрелгән "Тыныч таңнарда - батырлар даны" - "Бу ил синеке һәм минеке" Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган балалар әдәби иҗат конкурсында 2 урынны яулаган.