23 июнь 2015 яңалыклары
-
Районда Иҗтимагый совет утырышы узды
23 июнь көнне район Иҗтимагый Советының чираттагы утырышы узды. Анда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә учетка куелачак балалар һәм аларның ата-аналарының тәртипләре тикшерелде.
-
Корал саклык таләп итә
Корал саклау һәм йөртү үз эченә нинди кагыйдәләрне ала, кораллы кешенең бурычлары турында без нәрсә беләбез? Болар турында тулырак мәгълүмат алу өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә лицензия-рөхсәт бирү буенча өлкән инспектор Диктат Хатбуллинга мөрәҗәгать иттек.
-
"01" телефоны вакытлыча эшләми! Кайда шалтыратырга?
123 санлы янгын сүндерү бүлегенең дежур часте, ягъни "01" телефоны линиядә ремонт эшләре бару сәбәпле эшләми. Шуңа күрә янгынга бәйле гадәттән тыш хәлләр булган очракта мөслимлеләр "02", "03" һәм "112" телефонына хәбәр итә ала. 24 июньнән "01" телефонына янәдән эшли башлаячак.
-
24 июнь көнне районда баскетбол ярышлары уза
26 июнь көнне Олимпия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан иртәгә 24 июнь көнне Мөслим лицее ишегалдындагы баскетбол мәйданчыгында ярыш узачак.
-
Район үзәгенең Строительная урамында су юк!
Эссе көннәр җитте. Бу көннәрдә адәм баласы бигрәк тә суга мохтаҗ. Мөслим матбугат үзәгенә кайнар линиясенә килеп ирешкән мөрәҗәгать аеруча тетрәндерде. Район үзәгенең Строительная урамында инде сабан туеннан бирле су юк икән.
-
Олы Чакмакта палаткалы лагерь эшли башлады
Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Чемпион" исемле палаткалы лагерь эшли башлады. Табигатьнең матур җиренә, элеккеге алма бакчасына урнашкан бу лагерьга 10 бала йөри.
-
БДИ: нәтиҗәләр куандырырлыкмы?
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шалтыраганга да бер ай вакыт үтеп китте. Кемнәрнедер ул җәйге ялларга дәшеп шалтыраса, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әйдәү иде.
-
Сабантуй бәйрәменнән тулы репортаж
-
Иң яхшы "селфи"га конкурс игълан ителде
Соңгы арада Мөслимне яшелләндерү максаты белән районда шактый агач утыртылды. Хәзер инде агачларны кадерләп, су сибеп, яхшы итеп үстерергә кирәк.
-
ЯЛ белән хезмәтне бәйләп
Дүшәмбе көнне Мөслим гимназиясе базасында хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. "Салават күпере" лагере эшчәнлеген план нигезендә алып бара. Лагерьга 8-10 класста укучы 50ләп бала йөри.
-
Подписка озайтылды!
2015 нче елның икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылу 3 июльгә кадәр озайтылды. Бәяләр: аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен - 579 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 200 сум.
-
Игелекле райондашларыбыз кемнәр алар?
Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлар да узып китте. Әлеге матур һәм истәлекле чараны уздыруда һәр мөслимле үзеннән өлеш кертте дисәк тә ялгыш булмас. Бигрәк тә районыбыз эшмәкәрләре уеннарда катнашучыларны кыйммәтле бүләкләре белән сөендерде. Игътибарыгызга спонсорлар исемлеген тәкъдим итәбез.
-
“Эшләп яшәгез, шөгыле булган кеше картаймый ул!”
"Һәр өлкәнгә рухи нур" акциясе кысаларында Баланлы авыл җирлеге башлыгы Сафин Ф.Н., Шуганка авылы мәдәният йорты директоры Сәетгалиева Т.Ф., һәм китапханәче Исламова И.И. Шуганка авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Халитов Сәгыйт аганың өендә булдылар.
-
Хезмәтенә күрә бәясе
Билгеле булганча, узган атнаның шимбә көнендә сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көнне бертөркем табиблар котлау-тәбрикләүләр дә кабул итте.