23 март 2016 яңалыклары
-
Туры элемтә
28 март көнне Мөслим радиосында муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән туры элемтә үтәчәк. Сөйләшү авыл хуҗалыгы, төзекләндерү-яңарту эшләре, экологик хәл һәм башка мәсьәләләргә багышлана. Район башлыгына үзегезне борчыган сорауларны дүшәмбегә кадәр - 2-55-00, 2-50-05, эфир вакытында 2-43-05 телефоны аша бирергә мөмкин.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу – 2016 чарасына багышланган балалар рәсемнәренең Республика конкурсын игълан итә
Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирү бирү турында язма гаризасын тапшырырга тиеш. Катнашучылар өчен номинацияләр яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: «кече» (1 - 4 нче сыйныфлар), «урта» (5 - 8 нче сыйныфлар), «өлкән» (9 - 11...
-
Казанда җәмәгать транспортында барган өчен тариф 25 сумга кадәр артырга мөмкин
Әлеге мәсьәлә тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының килештерү комиссиясе утырышында каралды
-
Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингы лидерлары өчлегенә кергән
13 нче рейтинг дөнья күрде Гражданлык җәмгыятен үстерү фондының губернаторларның нәтиҗәлелеге буенча 13 нче рейтингы дөнья күрде. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев рейтингның яңа лидеры булды. Тикшеренүләрнең элеккеге алыштыргысыз фавориты - Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин икенче урынга төште. Россия губернаторларының нәтиҗәлелеге рейтингында 1 балл аерма белән Татарстан Президенты...