23 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
“Өченче буын университеты” программасы гамәлдә
РФ Пенсионерлар союзы җәмгыяте "Өченче буын университеты" программасы кысаларында бу елны да пенсионерлар өчен компьютер курслары оештырыла. Укулар Мөслим урта мәктәбендә 1 февральдән башлана. Компьютер серләренә мәктәпнең информатика укытучысы Регина Шәгалиева өйрәтәчәк. Теләге булганнар гаризаны район пенсия фонды бүлегендә калдыра ала. Укуны тәмамлагач, пенсионерлар кулларына уку турында сертификат алачак.
-
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Мөслимдә
Район хакимияте бинасында җыелыш узды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Фермерлар, агрофирма җитәкчеләре өчен узган әлеге җыелышта сүз кукурузы орлыкку игү, рапс һәм көнбагыш культураларын игү технологияләре турында булды. Илдус Габдрахманов чәчү структураларын кбаттан карап чыккач, 1 февральдә янәдән фермерлар һәм агрофирма җитәкчеләре белән...