22 май 2015 яңалыклары
-
Мөслим площадкасында праймериз үтте
Безнең өчен яна сүз праймериз ул партия эчендә алдан тавыш биру. Бу процедура безнең районда 12 май көнне башланып китте, соңгы процедура 21 май көнне Мөслим площадкасында тәмамланды. Анда ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, районыбызның кураторы Ирек Шәрипов та катнашты. Белгәнебезчә быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш...
-
"Соңгы кыңгырау" яңгырады
Бүген район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Мөслим урта мәктәбендә һәм лицейда узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәрендә район башлыгы Рамил Муллин һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Ларис Бариев катнашты. 2014-2015 уку елында район мәктәпләрендә барлыгы 2181 укучы белем алды. Шулардан 139 бала 11 классны, 219 укучы 9 сыйныфны бала тәмамлады.Тулырак фоторепортажыбызда...
-
Музейда кунак
Мөслим "Туган як" музее бүген мәртәбәле кунак КФУ профессоры,академик, Татарстан Республикасының атказанган фәнни хезмәткәре Борһанов Альберт Әхмәтҗан улын кабул итте. Альберт әфәнде бик кызыксынып музейдагы экспонатлар белән танышты.
-
Россиякүләм "Медалинград" конкурсы.
Мөслим сәнгать мәктәбе вокал бүлеге укучылары Россиякүләм «Медалинград» конкурсында «җыр һәм музыка иҗаты» номинациясендә катнаштылар. «Шатлык» вокаль ансамбле 2 урын, Рената Харитонова 3 урынга лаек булдылар. Хореография бүлегенең чыгарылыш класс укучылары бию сәнгате тарихы hәм бию композициясе буенча имтихан бирделәр. Татарча ялгыз бию, башкорт халкының «Җайдаклар», удмурт халкының «Тыпыртан» биюен,...
-
Юбиляр - 90 яшьлек Нәкыя ханым
16 нчы май көнне район делегациясе, Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Бүләк авылында гомер итүче Әхмәтханова Нәкыя Мансур кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Нәкыя ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.