21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Мөслим халкының саны 20 меңнән артып киткән
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 20421 кеше яши. Шуларның 19675 татарлар, 1388 русслар, 598 марийлар тәшкил итә. Җирлегебездә чуваш, удмурт, башкорт, әрмән, украин милләтеннән булган яшәүчеләребез дә бар.
-
МТВ 21.12.2016
-
Дин әһелләре сабантуй уеннарында катнаша
Әлмәт шәһәрендә дин әһелләре арасында кышкы сабантуй уеннары бара. Аларда Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов та катнашты һәм ТР мөселманнарының Үзәк дини оешмасы рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның дипломы белән бүләкләнде.
-
Олы Чакмак мәктәбе укучылары игелек эшләүдә үрнәк
Инвалидлар декадасы уңаеннан Олы Чакмак мәктәбе укучылары шактый игелекле эшләр башкарырга өлгерде. Югары Табын коррекция мәктәбендә Фоат Садриевның "Макталдылар" әсәрен сәхнәгә куеп, кызыклы уеннар белән балаларның күңелен ачсалар, Олы Чакмак авылында гомер итүче сәламәтлеге чикле Нәфис Гарипов янында булып, мастер-класс һәм театрдан өзек күрсәттеләр.
-
В закрытых родильных отделениях ЦРБ РТ сохранятся оборудование и специалисты для экстренных родов
В районы, где закрылись родильные отделения, поставлены новые автомобили скорой помощи, чтобы быстро доставлять рожениц в межмуниципальный роддом.Закрытие маломощных родильных отделений в районах Татарстана проводится для профилактики материнской и младенческой смертности. Об этом сегодня сообщил журналистам министр здравоохранения РТ Адель Вафин. Вместе с тем глава Минздрава республики поспешил успокоить беременных...
-
"Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасы бүләк уйната!
Киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарына подписка 24 декабрьдә төгәлләнә. Ниндидер сәбәпләр аркасында район газетасына язылмагансыз икән, элемтә бүлекчәләренә ашыгыгыз, хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез. Альтернатив подписка уңайлы дип исәпләүчеләр, Матбугат үзәгенә килеп, 300 сумга гына да языла ала.
-
Татфондбанк»ка карата иминиятләштерү башланды
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр иткәнчә, 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк» (Казан) кредитларын иминиятләштерү башлана. Әлеге хәл Россия Банкы тарафыннан кредитор таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий-чикләүләр кертү һәм банк белән идарә итүгә вакытлы хакимият билгеләү белән бәйле. АСВ вакытлы хакимиятен булдыру банк эшчәнлеген оператив тикшерүгә юнәлтелгән. Әлеге чара банкның кредиторлары...