21 июль 2015 яңалыклары
-
Мөслимдә һаман яңгыр ява
Быелгы җәй башта артык эссе көннәре белән сөендерсә, хәзер тоташ яңгырлары белән таң калдыра. Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, июль ае ахырына кадәр җирлегебездә яңгыр явачак.
-
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә корректировка ясалачак, ягъни исәпләнгән иминият взнослары буенча пенсияләре күпмедер күләмгә артачак, дип хәбәр итәләр РФ Пенсия фондының Мөслим бүлегеннән.
-
Узган атнада Мөслимдә 4 кешене эт тешләгән
"Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада 144 чакыру булган, шуларның 22 се үзләре килгән. Авыручылар арасында 23 бала теркәлгән, 2 бала дәвалану бүлегенә салынган.
-
Анализ биргән өчен дә акча түләргә кирәк
Гигиена һәм эпедимиология үзәге сәламәтлек саклау Федераль бюджет оешмасы филиалы тарафыннан атнаның һәр сишәмбесендә Ык һәм Мәллә елгаларыннан холера - ваба чиренә су анализы алынып Яр Чаллы шәһәренә илтелә.
-
26 июль - Яшьләр көнендә Мөслимнең кайбер урамнары ябылачак
26 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көне үткәреләчәк. Бәйрәмдә иминлекне тәэмин итү максатыннан, 18.00-24.00 сәгатьләрдә Урожайная урамында (Коператив-Банк урамнары киселеше) машина хәрәхәте туктатылып торачак.
-
Мөслимдә 62 пар язылышкан!
Ел башыннан җирлегебездә 62 пар язылышкан. Бу атнада тагын тантаналы 3 туй көтелә. Әмәкәй, Шуганка, Тугаш авылларына ак бөркәнчектән яшь киленнәр төшәчәк.
-
Әмәкәй авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсенә медаль тапшырылачак
Иртәгә "Мизгел" яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап бәйрәм үткәрелә. Чарага яш һәм өлкән яштәге матур гаилә төзегән гаиләләр чакырулы.
-
"Сабак булсын" (18.07.2015)
-
МТВ 18.07.2015
-
Мөслимдә "Торак-2015" операциясе старт алды
Районның янгын хезмәте "Торак-2015" операциясе игълан итте. Аның барышында җирлегебездәге шәхси ихаталар тикшереләчәк. Бигрәк тә социаль яктан уңышсыз гаиләләр игътибар үзәгендә булачак.
-
"Дуслар истәлегенә" ярышы кубогы Азнакай районына китте
18 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексында футбол буенча "Дуслар истәлегенә" дип исемләнгән районара турнир үтте. Иртәнге 9.00 да башланган ярышлар кичке 8.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Бәйгедә 9 команда көч сынашты.
-
1972 елгы райондашыбыз икенче тапкыр исрек хәлдә руль артында тоткарланганы өчен ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин
1 июльдән ДАИ линиясе буенча штрафлар һәм җәза бирү төрләренә үзгәрешләр керде. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән шоферлар кабаттан исерек килеш рульгә утырганда аларга җинаять эше кузгатыла.
-
Районның дүрт хуҗалыгы сугару агрегатларыннан файдалана
2010 елда булган җәйге корылыктан соң, лдәүләт программасы кысаларында авыл хуҗалыгы формированиеләренә сугару агрегатлары кайтартылды. Мөслим районында "Авзалов", "Исламов", "Нуретдинов", "Хәмәдишин" крестьян-фермер хуҗалыклары сугару агрегатлары белән тәэмин ителде.
-
Су спорты төрләре чемпионатына барачаксызмы?
Билгеле булганча, бу көннәрдә республика су спорты төрләре буенча 16нчы Дөнья чемпионаты катнашучыларын каршы алырга әзерләнә. Ул 26 июльдән 16 августка кадәр башкалабыз - Казан шәһәрендә узачак.