Россиядә декабрь аенда кайбер гражданнар ике тапкыр пенсия алачак
Кайбер категория гражданнар декабрь аенда 2023 елның гыйнвары өчен дә пенсия алачак. Бу пенсия һәр айның 8 числосына кадәр исәпләнә торган пенсионерларга кагылачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына икътисад фәннәре кандидаты, дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы җитәкчесе Г.В. Плеханова.