Үткәннәрне үзгәртеп булмый
Бәла парлап йөри, диләр. Эчүгә сабышу аркасында эшкә йөрмәгәнлектән, Сәлимҗаннның өендәге тормыш көтү өчен кирәкле бөтен нәрсәне аткарып бетерүгә кадәр барып җитүе безгә инде мәгълүм. Әтисенең “белая горячка” вакытында Илшатка да ифрат кыен. Җитмәсә, кышкы салкыннар башланды. Чыгырын ике кул белән көчкә әйләндереп коедан су алу, әтисе айныгач, ягарга дип, сарайдагы өемнән утын ташып кую, ашарга әзерләшү кебек өй эшләре һәм тышта кар көрәү аның өстендә.