Карга баласы
Кечкенә Айсылу капка төбенә уйнарга чыкты. Кояш кыздыра. Урамда уйнарга ник бер иптәш күренсен. Айсылу, як-ягына карангалап торгач, үзенә шөгыль дә тапты. Ул, юлда исәпсез-хисапсыз яткан вак ташларны сайлап, буш консерв савытына тутыра башлады. Ташларны, берәм-берәм алып, әйләндерә- әйләндерә карады да: “Менә бусы – сырлы агы – аш пешерергә, симез иткә охшаган; болары – матур зәңгәре, алсуы – “секрет” ясарга”, — дип үзалдына сөйләнде.