Очланмый калган кибәннәр... (алтынчы бүлек)
Фәтхулла АБДУЛЛИН.
Повесть.
Көн саен гайбәт ишеткәч, ахыр чиктә, Хәйдәрнең сабырлыгы төкәнде. Аның холкындагы элекке кайнарлыгы тышка бәреп чыкты. Бер көн Тегермәнлек басуыннан кайтты да, өстәл сугып:
- Җитте! Туйдым мин бу сүзләрдән! Гарык булдым! Бөтенләй адәм көлкесенә калганчы, немедленно шахтага китәбез! - дип кычкырды.
Фатыйма иренә якынрак килгәч кенә, аның кызмача икәнен сизде. Өйдә алар икесе генә иде. Хәйдәр ачуына чыдый алмый, ишекле-түрле йөренде.