Имин каникуллар
Җәйге каникуллар җиткәч, балаларның буш вакыты күбәя. Бу исә ата-аналар өчен өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Балалар бик хәрәкәтчән, әйләнә-тирәдәге һәр яңалыкны белергә омтыла. Еш кына өйдә дә, урамда да сагалап кына торучы төрле куркынычлар турында уйламыйлар. Мәсәлән, электр тогы белән зарарлану куркынычы турында.