Бер күрешү - бер гомер
“Сагынырсың, саргаерсың, читләргә китеп кара”, дип
җырлыйлар. Читтә яшәгән кеше туган як кадерен күбрәк белә шул. Мин дә табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан, җанга якын сөекле Баегымны гомерем буе сагынып яшәдем. Шуңадыр да Баек мәктәбендә директор булып эшләүче сабакташым Фәридә Госсамова сабакташлар белән очрашуга чакыргач, күңелем үземнән алда туган авылыма, якташларым янына очты.