Капка төбе дә тәрбияли
– Бүген тормышыбыз матур, социаль-көнкүреш мәсьәләләре дә хәл ителеп килә. Ләкин күңелләребез тар әле, эчке дөньябыз ярлы. Кечкенә генә авылда бер-беребезнең хәлен белешү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кебек игелекле гамәлләр кылырга күңелебез җитми. Җирлегебезне төзекләндерү, зиратыбызны чистарту өмәләренә чакырып-чакырып та килмәү беребезне дә бизәми, – диде Гөлназ Мисбаховна.