Усаклык Минликәе
Бар җиһанга шаулап-гөрләп яз килгәндә Усаклык авылында яшәүче Аксылу һәм Минлегол гаиләсендә өченче угыл дөньяга беренче авазын сала. Аңа Минликәй дип исем кушалар. Ул көннән соң күпме сулар агып, ничә тапкыр язлар килгән. Бүген Минликәй Үтәбаев 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.