Ольгино авылы нинди сер саклый?
Ольгино авылына нигез салынганга 300 елдан артык вакыт үткән. Беренче мәлләрдә авыл “Иштирәк заводы” дип йөртелгән. Авылдан ерак түгел урында бакыр рудасы чыгарганнар һәм аны эреткәннәр. Әлеге шахталар бүгенге көнгәчә сакланган. Ләкин шахта авызлары куе үлән, ташлар белән томаланган. Эшкәрткәннән калган чимал авыл юлларына салынган. Игътибар иткәнегез бардыр, Метрәй һәм Ольгино авыллары юлларында кара ташлар ялтырап ята. Шул шахтадан чыгарылган шлак авыл юллары өчен менә дигән нигез булган. Бакыр заводыннан тыш, “Иштирәк заводы” исемен йөрткән авылда шәраб, поташ (селте үзлекләре булган каты ак матдә), фарфор заводлары да эшләгән.