Эзләп тапкан бәхет кадерле
Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Гөлсинә Сафинадан Ходай талантны да, үҗәтлек-тырышлыкны да кызганмаган. Андыйлар хакында “Бар яктан да уңган”, диләр. Бу сыйфатлар аңа нәселдән күчкәндер. Спас районы Иске Рәҗәп авылы кызы ул. Әти-әнисе – мактаулы колхозчылар. Биш балалы гаиләдә үскән кыз бәләкәйдән үк, абый-апаларына ияреп, бөтен эшкә дә катнаша.