Әдәби мизгел. Очланмый калган кибәннәр... (беренче бүлек)
Фәтхулла АБДУЛЛИН.
Повесть.
Авыл җирендә кан-яшь түгеп оешкан күмәк хуҗалыклар тернәкләнеп, халык та яңа тормышка күнегеп килгән утыз тугызынчы елларда башланды бу фаҗига. Бу чорда инде ликбезлар бетерелгән, гади крестьян гына түгел, тулаем СССР дигән ил халкы да яңа, бәхетле тормышка өметләнеп, хәтта, ышанып яшәгән еллар иде.