Укучыларыбыз яза: Дөньяны матурлык кына коткарыр!
Күз алдыбызда: дөньясы гел-гел усаллануга таба бара әле, җәмәгать? Ярылып торган билгеләрен, инде тәнеңдәге һәр күзәнәгең белән дә сизәсең. Илләр белән илләр бозылыша. Милләтләр арасына кара чөй сугыла. Күрше хакы Алла хакына тиңләнми инде хәзер.