Мөслим районы архивында - кунаклар
“Архивларга гражданнар нигездә хезмәт хакы турында белешмә алу өчен мөрәҗәгать итә. Ни кызганыч, аларның 30 проценттан артыгына җавап бирә алмыйбыз, чөнки оешмалары документларны тапшырмаган, – диде Мөслимгә эш визиты белән килгән, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.