"Яшел Мөслим" акциясенә син дә кушыл!
1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр баручы "Агач утырту" айлыгы кысаларында Мөслимдәге Маннанов, Сәйдәшев, Рәшитов һәм Комсомол урамнарында миләш, нарат, каен, декоратив чаган үсентеләре, 400 дән артык куак утыртылган. Вәҗетдинов урамында юкә үсентеләре, 100 дән артык олы агач утыртылып, корыган агач үсентеләре алыштырылган.