ГХАТ бүлегендә укучылар өчен "Гаилә дәресләре" исеме астында ачык дәрес узды
22 апрель көнне Мөслим районы Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлегендә Мөслим урта мәктәбенең 8, 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә дәресләре" үткәрелде.
Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләделәр.
Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына...