10 февральдән эт һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый
Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән.
Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый. Вакцина һәм вакцинация үткәрү бушлай....