Һич ярамый "Әни" сүзен таптарга
27 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге специалистлары " Очкын " активислар хәрәкәте белән берлектә 29 ноябрь - Бөтенроссия Әниләр көне уңаеннан акциягә чыктылар. Барлык узып баручы Әниләребезне киләчәк бәйрәм белән тәбрикләделәр, үз куллары белән ясалган чәчәкләр бәйләме бүләк иттеләр.