20 июль 2017 яңалыклары
-
Мөслимдә "Тоннель" операциясе узачак урам билгеле булды
21 июль көнне Мөслимдә "Тоннель" операциясе үтәчәк. 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр район үзәгенең Урожайная урамыннан узучы һәр автотранспорт туктатылып, шоферы алкогольгә тикшереләчәк. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән бу операция ай саен үткәрелә, дип хәбәр итәләр дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
-
Узган атнада Тугашта янгын булган
Ел башыннан җирлегебездә 11 янгын очрагы теркәлде. Аның соңгысы 14 июль көнне Тугаш авылында булды. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында иртәнге сәгатьләрдә чыккан янгын йортка зыян салган. Бәхеткә йортта кеше булмаган.
-
Бүген ут булмаячак урамнар ИСЕМЛЕГЕ
20 июль көнне, сәгать 11дән 15 сәгатькә кадәр Мөслим авылының Кооператив урамындагы күпфатирлы йортларда, коры сөт заводында, Красноармейская, Семилетка, Рәшитов, Татарстан, Набережная, Октябрьская, Салихов һәм Фәтхуллин урамнарында ут булмый.