20 июль 2015 яңалыклары
-
"Дуслар истәлегенә" дип аталган футбол ярышлары узды
18 нче июль көнне «Яшьлек» спотркомплексында "Дуслар истәлегенә" дип аталган футбол ярышлары узды. Уенда Әлмәт, Яр Чаллы, Азнакай һәм Мөслим командалары көч сынашты. 9сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр спорткомплекста кечкенәләр, 12 сәгатьтән яшьләр командасы уйнады. Кечкенәләр төркемендә 3 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны мөслимнең «Яшьлек» командасы яулады. Икенче урында...
-
Атна эчендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 150 беркетмә төзелгән
11-18 июль көннәрендә ЮХИДИнең Мөслимдәге бүлеге инспекторлары тарафыннан 150 беркетмә төзелгән. 10 көн эчендә Мөслимдә 3 исерек машина йөртүче тоткарланган. Инспекторлар әйтүенчә, шулар арасыннан бер райондашыбыз икенче кабат исерек хәлдә руль артында тоткарланган. Димәк, аңа 1 июльдән гамәлгә кергән үзгәрешләр игезендә 200-300 мең сум күләмендә штраф яисә 3 елга кадәр...
-
"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең чираттагы утырышы узды
"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар Сарман районында оештырылган зона утырышында булдылар. Очрашуга "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре барды. Сүз президент сайлауларына әзерлек, агитация эшенең тәртибе турында барды.
-
"Урман иле" эшен дәвам итә
Лагерьлар сезоны эшен дәвам итә. 26 июльдән "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә 3 нче смена башлана. 7 көнлек бу сменага җыр, бию, театр сәнгатен, кул эшләрен яратучыларны көтеп калабыз, диләр оештыручылар. Вожатыйлар һәм өстәмә белем бирү педагоглары сәнгать мәктәбе укытучылары булачак. Юлламаның әти-әниләр түли торган өлеше 704 сум тәшкил...
-
Шахмат турниры узды
20 нче июль дөньякүләм шахмат көне. Шул уңайдан "Мизгел" яшьләр үзәгендә шахмат турниры узды. Берничә ел рәттән барган бу турнирда яше дә өлкәне дә катнашты. Инде ветераннарыбызда һәр ел саен үз осталыкларын күрсәтеп, яшь буынга тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге грамоталары тапшырылды.
-
Районыбызда урак башланып китте
Район буенча 47 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре планлаштырыла. Шуның 11 мең гектарын көзге культуралар били. Урып-җыюны 91 комбайн белән башкару планлаштырыла. Бу һәр кыр корабына 500 гектардан артык мәйдан туры килә, дигән сүз. "Исламов" фермер хуҗалыгы, урып-җыюга старт биреп, беренчеләрдән булып арыш суктырырга кереште. Арыш хуҗалыкта 193 гектар мәйдан...