20 май 2017 яңалыклары
-
Казан аэропортында WorldSkills җиңүчеләрен каршы алдылар
Сегодня в казанском аэропорту встретили участников от Татарстана V национального чемпионата «Молодые профессионалы» (WorldSkills Russia-2017), финальные соревнования которого прошли в Краснодаре. Напомним, вчера, 19 мая, были объявлены победители и призеры чемпионата. Сборная Татарстана заняла второе место в общекомандном зачете. Республиканские команды стали обладателями первых мест в 16 компетенциях, вторых -...
-
Мөслим пенсионерлары спартакиадада катнаша
Өлкән яшьтәге райондашларыбыз гел хәрәкәттә. Бу көннәрдә алар республика күләмендә оештырылучы 7нче спартакиада уеннарында катнаша. Пенсионерларыбызга уңышлар телибез!
-
Район ветеринария хезмәте кош гриппыннан саклану буенча БЕЛЕШМӘЛЕК тәкъдим итә
Районның дәүләт ветеринария хезмәте кош гриппын профилактикалау һәм кисәтү буенча тәкъдимнәр эшләде. Җаваплылыгы чикләнгән "Лаеш кошчылык комплексы" җәмгыятендә кош гриппы авыруы ачыклану һәм авыруның таралу куркынычы булу сәбәпле, кошларны бары тик грипп белән авыру булмаган хуҗалыклардан гына кертергә, 10 көн дәвамында аларны күзәтеп торырга, хәрәкәт координациясенә, йон-каурыйларына, кикрикләренең төсенә (авыруныкы...
-
Укы һәм файдалан: бәрәңге утырту буенча киңәшләр
Бәрәңге вегетатив юл белән, башлыча, бүлбеләрдән (селекция максатында орлыктан) үрчетелә. Үсемлекне очыннан, күзчекләреннән, шытымнан, сабагыннан да үрчетергә мөмкин. Бәрәңгенең күзәнәкләре туфракта 5-8°С җылылык булганда шыта башлый. Тишелеп чыгу өчен иң уңай температура - 15-20°C, фотосинтез, сабак, яфрак үсү, чәчәк ату өчен - 16-22°C. Бәрәңге бүлбеләре төнге температура 10-13°C булганда яхшы...
-
Илебез Бөек җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте: Фронтта бу көнне ниләр булган?
1942 ел 19 майда безнең гаскәрләр Харьков юнәлешендә һөҗүмне дәвам итә. Изюм-Барвенково юнәлешендә һөҗүмгә күчкән дошман белән каты бәрелешләр була. Керчь шәһәре янында сугышлар дәвам итә. Еникале янындагы кечкенә плацдармда 3,5 мең кешедән торган отрядлар сугыша. Ставкадан Төньяк-Кавказ юшәлешен Төньяк-Кавказ фронты дип үзгәртү һәм Кырым фронтын тарату турында директивалар алына.
-
Спорт мәктәбенә йөрүче мөслимлеләр шахмат буенча көч сынашты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)
18 нче май көнне лицей базасында шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Бәйгедә 30га якын спорт мәктәбендә шөгыльләнүче шахматчы катнашты.
-
Мөслим районы мөхтәсибәте ураза тоту тәртибе белән таныштыра
УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗЛАРЫ
-
Ислам динен тотучылар Олы кунак - Рамазан аен каршы ала
"Хөрмәтле авылдашлар! Тиздән безнең җирлеккә бик зур кунак киләчәк. Без аны яхшылап каршы алсак, хөрмәтләп кунак итсәк, бүләкләрен биреп китәчәк. Бүләкләре дә бик кыйммәтле, коры кала күрмәгез!" Көннәрдән бер көнне, ышанычлы кешедән шундый хәбәр килеп төшсә, барыбыз да янып-пешеп бай кунак белән очрашуга әзерләнер идек. Бүләк дигәндә, берәүнең дә коры...
-
2015-2016 елларда ВИЧ инфекциясе авыруыннан 4 райондашыбыз вафат булган
21 май - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләп үтелүче "Спидтан үлүчеләрне искә алу" көне. Әлеге куркыныч авыру соңгы елларда Бөтендөнья проблемага әйләнде. Мөслим районы буенча ВИЧ инфекция авыруы белән авыручылар саны 30 кешегә җиткән. Шуларның 16 диспансер исәптә тора. 2015-2016 елларда ВИЧ инфекциясе авыруыннан 4 райондашыбыз вафат булган.
-
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр
Хәрби хезмәткә чакырганда хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында 25 май көнне сәгать 9. 00дән 17.00 сәгатькә кадәр "кайнар линия" эшләячәк.
-
Ни хәлең бар, игенче? Туганяклылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаша
"Туган як" агрофирмасы язгы чәчү кампаниясенә ныклы әзерлек белән керде, көздән үк яхшылап ремонтлап, әзерлек сызыгына куелган техника да чыгымламый. Игенчеләр, бар тырышлыкларын эшкә җигеп, ял белән дә, вакыт белән дә хисаплашмый хезмәт куя. Агрофирма җитәкчесе Ирек Заһидуллин язгы кыр эшләре барышын даими контрольдә тота.
-
Мөслим мөхтәсибәте Түбән Камадан күпсанлы җиңүләр белән кайтты
Түбән Кама шәһәрендә җирле мөхтәсибәт тарафыннан һәр елдагыча "Әй, егетләр!" исемле спорт бәйгесе узды. Ирекле көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, дартс, аркан тартышу кебек чараларда Түбән Камадан, Казаннан, Алабугадан, Кама Аланыннан килгән мөселман ир-егетләре белән берлектә Мөслимнән дә дин кардәшләребез катнашты.