20 май 2016 яңалыклары
-
"Аюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренең финиш өлешенә килеп җитте
«Әюпов» крестьян - фермер хуҗалыгы Тойгелде һәм Чия - Түбә авылларында 3000 гектар җирне берләштерә. Тойгелде җирлегендә 2000 гектар, Чия - Түбәдә 1000 гектар җир исәпләнә. Хуҗалыкта көзге бодай 500 гектар чәчелгән. Язгы чәчү чорында барлыгы 1000 гектар арпа, 1500 гектар язгы бодай чәчү башкарылган. Чәчү эшендә Ризит Гыйләҗев һәм...
-
"Мирас" – беренче баскычта
15 май көнне "Яшьлек" спорткомплексында шөгыльләнүче 2005-2006 елгы яшүсмерләр Татарстан Республикасының кече шәһәрләре арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган зона ярышларында катнаштылар. Ярыш кысаларында "Мирас" командасы Уруссу шәһәреннән килгән көндәшләрен кабул итте һәм 1:1 исәбе белән уйнады. Әлегә "Мирас" командасы 6 мөмкинлектән 4 очко туплап беренче баскычта тора. Икенче этап...
-
Максат – туризмны үстерү
Район Советының гомуми бүлеге баш белгече Кадрия Фәттахова яшьләрне туристлык юнәлешенә җәлеп итү максатында, район үзәге мәктәпләренең 9-11 класс укучылары белән "Туризм һәм кунакчыллык" темасына класстан тыш чара үткәрде. Республикада узучы халыкара һәм илкүләм вакыйгалар, аларны үткәрүдә волонтерларның роле, туристлык өчен булган истәлекле урыннар хакында сөйләде, Ык елгасы ярында башкарылачак...
-
Саннар сөйли
Район гражданлык хәле актлары бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрель аенда җирлегебездә 17 бала (9 малай һәм 8 кыз) дөньяга килгән. Ел башыннан туучылар саны 65 (34 малай һәм 31 кыз). Җирлегебездә иң популяр исемнәр - Әмир, Камил һәм Ранель булса, иң сирәк кушылган исемнәр - Рамин, Надир, Назгөл һәм Аликан...
-
Красноярда мәчет төзелә
Симәк авыл җирлегенә караган Краснояр авылында мәчет төзелә. Төзелешнең иганәчесе - игелекле якташыбыз. Мәчет булачак урынны җирлектә яшәүчеләр көче белән чистартып төзелешкә әзерләгәннән соң, нарат агачыннан мәһабәт бура күтәрелгән, бинаның түбәсе ябылган, манарасы белән ае да куелган. Бүген биредә авыл кешеләре ярдәме белән ихата тотыла. Чиратта мәчетнең эчке эшләрен башкару...
-
Юллар, юллар
Бу көннәрдә "Мост" җәмгыяте эшчеләре Мәлләтамак авыл җирлегендә юлларны ремонтлау белән мәшгуль. Колхоз урамында 530 метр озынлыгында юл күтәртелеп, өстенә комлы таш һәм гравий салынды. Авылның Яшьләр урамында да шундый ук эш башланып китте. Юл ремонтында 7 техника һәм 9 кеше катнаша. Әлеге эшләр халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына...
-
Мөслимлеләр өчен тавышыңны бир
Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы ел саен Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Бөтенроссия балалар иҗат бәйгесе "Полицейский Степа Абый" үткәрә. Бәйге ике этапта уза: сайлап алу туры - " Россия Федерациясе субъектларында, финал - Россия ЭЧКЕ эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында, ОНЛАЙН-ТАВЫШ бирү юлы белән җиңүчеләр билгеләнә. Конкурста катнашучылар бөтен ил...
-
31 май көнне районыбызда велопробег узачак
-
Тематик дискотека үткәрелә
Яшьләр өчен "Дуслар - клаб"та 21 май көнне 20:00 да тематик дискотека үткәрелә "Чак-чак - PARTY" ! Шулай ук Karaoke оештырачаклар .
-
Гимназия яңалыклары
Республикакүләм үткәрелгән "Чиксез балачак" конкурсы кысаларында "Бер адым алга" балалар программалары һәм проектлары конкурсының "Без бергә" номинациясендә "SOS" дип аталучы гимназиянең хокук бозуларны кисәтү отряды республика буенча 2 урынны яулады. Отрядның җитәкчесе - социаль педагог - Гөлнара Ямалиева.