19 октябрь 2018 яңалыклары
-
Мөслимдә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре арта
Җирлегебездә эшләп килүче балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе балаларга физик тәрбия биреп кенә калмый, балаларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә дә җәлеп итә, киләчәктә спорт белән шөгыльләнү өчен яраклы булуларын да ачыклый.
-
Урамнарыбызда светофорлар кубәя
Юллардагы хәрәкәтне җайлау максатында районда ике светофор эшли.
-
Комсомолның 100 еллыгына багышланган чара
Класс сәгате комсомолның 100 еллыгына багышланган иде.
-
Укучыларыбыз яза. Кайгырту
Сентябрь аенда Бөгелмә шәһәренең “Вита” санаториенда сәламәтлекне ныгытып кайттык. Районнан биш кеше барган идек. Авыруыңа карап, күп төрле дәвалар алырга була, ашау да яхшы. Шәфкать туташлары бик ачык.
-
20 октябрь көненә һава торышы
Төнлә минималь температура +7,+10 градус, көндез максималь температура +9,+12 градус тәшкил итәчәк.
-
Грант арты грант
Узган атнада музей коллективы музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм халык һөнәрләре буенча ТР Хөкүмәте грантына лаек булды.
-
Рушат дәресләре
Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, районыбызның почетлы гражданины Рушат Солтанов мәктәп коллективлары һәм укучылар белән тыгыз элемтәдә тора.
-
Ренат кебекләр күбрәк булсын!
Бу мөлаем егет –“Агромастер” җитештерү компаниясенең лазер станогы операторы Ренат Кәрамов.
-
Кыңгыр эшкә җәза бар
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы велосипед урлауда гаепләнүче 3 нче класс укучысының тәртибен тикшерү белән башланып китте.
-
Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк
2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
-
Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды
Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.
-
Балалар бүлмәсенә нинди гөл утыртырга?
Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш. Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз.
-
Грипптан сакланыгыз!
Район поликлиникасына гриппка каршы 5100 данә вакцина кайтты.