19 июль 2016 яңалыклары
-
Күпкатлы йортларның йөзе үзгәрә
Кооператив урамында урнашкан күпкатлы йортларда бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Монда йортның фасад өлешен метоллосайдинг белән тышлыйлар, бу эшләрне район капиталь төзелеш идарәсе башкара.
-
Субсидия кайтачак
Быелның 1 июненә кадәр 50 баштан да аз булмаган каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре булган шәхси хуҗалыклар субсидиягә дәгъва итә ала. Субсидия кайтарту өчен документлар белән Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Сайлау алды марафоны кыза
Бер мандатлы округлар буенча җиденче чакырылыш Россия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар теркәлү өчен округ сайлау комиссияләренә документлар тапшыра башлады. 18 июль көнне әлеге процедураны 30 нчы санлы бермандатлы Әлмәт округы буенча "Бердәм Россия" партиясеннән кандидат Ринат Хайров үтте. "Бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча кандидат булу - бердән, зур дәрәҗә,...
-
Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә 3 райондашыбыз озатылды
Узган атна мәгълүматларына караганда, ашыгыч ярдәм бүлегенә122 чакыру булган. 32 кеше үзләре мөрәҗәгать иткән. Кан басымыннан зарланган 22, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан 12 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Ике райондашыбызны эт тешләгән, икесен корт чаккан, 6 кешегә аллергия диагнозы куелган. 31 авыру үзәк хастаханәнең төрле бүлекләргә дәваланырга салынган. Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм...
-
Яшелләндерү дәвам итә
Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының эш мәйданы тагын да киңәя. Бүген оешма хезмәткәрләре һәм вакытлыча эшкә урнашкан мәктәп укучылары Гагарин урамы киселешеннән алып, Пушкин урамының күпкатлы йортлар тирәсен үзләштерәләр. Агач борысларны ак төскә буяп, эченә балчык салып, чәчәкләр, күпъеллык куаклар, агачлар, үрмә үсемлекләр утыртканнар. Шундый корылмалар 10 урында ясалган. Гагарин урамы...
-
Урып-җыю кампаниясе башланып китте - "Туган як" белән "Исламов" хуҗалыклары беренчеләрдән
Җирлегебездә урып-җыюга старт бирелде. "Исламов" фермер хуҗалыгы һәм "Туган як" агрофирмасы, һәрьелдагыча, беренчеләрдән булып, уракка төштеләр, арыш суктыра башладылар. Гектар биреме уртача 25 центнер тәшкил итә.
-
Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары 1927 нче елның 18 июлендә төзелә
Аның бурычы - янгыннарны булдырмау һәм янгыннарны сүндерү буенча чаралар эшләү, шулай ук оешма-предприятиеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кирәкле инвентарь-җиһазлар булдыру. Хезмәткәрләр илдә янгын-техник белем үсешенә ярдәм итәләр. Районда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тикшерүләр даими үтә. Кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү - дәүләтнең төп бурычы булып кала.
-
Мөслимнең яшь талантлары Наил һәм Камил Юсуповлар өчен тавыш бирик
Мөслимнән бертуган Наил һәм Камил Юсуповлар "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы оештырган "Халык сәхнәсе" конкурсында катнашып, икенче - финал турына уздылар. Хәзер аларга безнең ярдәм кирәк. Финал турында бары тик биш номер гына катнаша. Агымдагы атнада дүшәмбедән башлап җомгага тикле ВК социаль челтәренең татарстан тв төркемендә тавыш бирергә була. Шулай...
-
Казан өчен тавыш бир
200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларның дизайнын билгеләү өчен Россия Үзәк банкы бәйге игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучылар купюраларга төшереләчәк шәһәрләрне һәм истәлекле урыннарны күрсәтергә тиеш. Тавыш бирүнең беренче этабы "Твоя-Россия.рф" сайтында 28 июньнән 28 июльгә кадәр барачак. 5-30 августта узачак икенче этапта "Иҗтимагый фикер" фонды 6 мең кеше арасында...
-
Законсыз керем
Законнар никадәр генә каты булмасын, аларны күрәләтә бозучылар бар әле. Бүген яшьләр арасында эшсезлектән яки рәхәт тормыштан наркомания, эчүчелек юлына басучылар күп. Икенче берәүләргә мондый күренеш бары тик отыш китерә кебек. Сүз бәясе күпкә арзан булган сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итүчеләрнең законсыз кереме хакында бара.