Реклама
19 апрель 2017 яңалыклары
-
Игътибар, ут булмый!
19 нчы апрель көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькә кадәр район үзәгендәге Садовая урамының 1 нче йортыннан 42 нче йортына кадәр; Мәҗит Гафури урамының 1 нче йортыннан 88 нче йортына кадәр, шул ук урамның 89 нчы йортыннан105 нче йортына кадәр; Урожайная урамының 2 нче,...
-
Авыл җирлекләре дә чисталык икеайлыгына кушылды
1 апрельдән чисталык икеайлыгы старт алды. Айлык кысаларында Иске Карамалы һәм Мәлләтамак авыл мәдәният йорты территориясендә өмә оештырылды: карлар чәчелде, бакча һәм бина алды чүптән арындырылды. Башка җирлекләр дә алар үрнәгендә үз территорияләрен чистартырлар, дигән өметтә калабыз.
-
Район эчке эшләр бүлеге ветераннарын хөрмәтләде
Эчке эшләр бүлегендә барлык ветераннар катнашында ату буенча бәйге үтте. Нәтиҗәдә Ирек Камалов, Марат Насыйров һәм Роберт Исламов җиңүчеләр дип билгеләнде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов котлау сүзләрен җиткерде. Бүлектә 50 ветеран исәпләнә. Бүлекнең ветераннар советы рәисе Зөлфия Вильдановага ТР Эчке эшләр министрлыгы ветераннар оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.