Реклама
19 апрель 2016 яңалыклары
-
“Мизгел” яшьләр үзәгендә авыл башлыклары һәм мәктәп директорлары белән киңәшмә үтте
Киңәшмәне район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Сүз мәгариф системасының эшчәнлеге, белем бирүнең сыйфаты, мәктәпләрнең киләчәге турында барды. "Тормышка яраклы буын тәрбияләргә кирәк. Моның өчен мәктәп һәм әти-әниләр, шул исәптән җәмгыять кулга-кул тотынып эшләргә тиеш", диде район башлыгы.
-
"Чисталык икеайлыгы" кысаларында районыбызда өмәләр дәвам итә
Чисталык икеайлыгы кысаларында 16 апрель көнне район үзәгендә зур өмә узды. Өмәдә 1709 кеше катнашты, 36 берәмлек техника җәлеп ителде. Оешма-предприятие коллективлары, үз территорияләрен чистартып, каты көнкүреш калдыклары полигонына 139 кубометр чүп озатты. Иске зират территориясендә чистарту эшләреннән тыш агач һәм куаклар утыртылды. Матур башлангыч бу шимбәдә дә дәвам итәчәк....
-
Узган атнада гына ДАИ хезмәткәрләре правасыз скутер һәм мотоцикл белән идарә иткән өч райондашыбызны тоткарлады. Аларга 15 мең сумга кадәр штраф каралган
Соңгы 15 көндә җирлегебездә исерек килеш руль белән идарә иткән 15 шофер тоткарланган. Аларның машиналары штраф стоянкаларга куелган, үзләренә исә административ беркетмәләр төзелгән. Суд карары нигезендә исерек шоферларны 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган, моңа өстәп алар 30 мең сум штраф та түләячәк. Ел башыннан җирлегебездә 4 янгын...