19 апрель 2015 яңалыклары
-
Ат спорты мәктәбе булачак
Узган атнада район башлыгы Рамил Муллин, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров һәм юртаклар асраучы Фазаел Вәлиев, Башкортостанның Дүртөйле районындагы ат спорты мәктәбендә булып, мәктәпнең эше белән танышып кайттылар. Район делегациясен Дүртөйле муниципаль районы башлыгы Ринат Хәйруллин озатып йөрде. Киләчәктә мондый ат спорты мәктәбен безнең районда да...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен һәм юбилей туган көннәре уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән "Агрофирма "Родные края - Туган як" җәмгыятенең "Югары Табын" структур подразделениесе җитәкчесе Җәләлетдинов Фәнис Галәлетдин улы һәм баш бухгалтер Хәйбрахманова Мөршидә Нәзир кызы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Игътибар, конкурс!
"2015 -2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс сайлап алуында катнашуга гаризалар кабул итә. Документлар һәм гаризаларны 2015 нче елның 22 апреленнән 11 маена кадәр таршырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-36.
-
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә 15 ел
Районыбызда эшләп килүче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең оешуына 26 апрельдә 15 ел була. Шушы эшлэү дэверендә спорт мэктэбенең төп максаты булып: "Балалар һәм яшүсмерлэрне спортка тарту, рухи усешкэ ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, физик интеллект һәм эхлакый сыйфатлар тәрбияләү, спортта уңышларга ирешү торды.
-
Өлкән яшьтәгеләр өчен берничә киңәш
1. Ай дәвамында көнгә өч тапкыр Кытай лимоннигының 20-30 җимешеннән төнәтмә ясап эчегез. 2. Атеросклероздан саклану өчен, 1:1 нисбәтендә ясалган суган белән бал катнашмасын кабул итәргә була. Көнгә биш тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабып куярга.