19 февраль 2016 яңалыклары
-
"Электрон хөкүмәт" терминалы куелды
Хәзер ГХАТ бүлегенә барлык төр гаризалар бирүне, дәүләт пошлиналарын түләүне, приемга язылуны башкарма комитет бинасында урнаштырылган инфомат аша башкарып була. "Электрон хөкүмәт" терминалы ярдәмендә теләгән кеше, банкта чират тормыйча гына, торак-коммуналь хезмәтләр һәм элемтә өчен, дәүләт пошлиналарын һәм штрафларны түли, табибка языла ала. Түләүләрне банк картасы ярдәмендә кертергә була. Түләү...
-
"Ел укытучысы - 2016" республика конкурсының этабы узды
16 февральда Зәй шәһәрендә "Ел укытучысы - 2016" республика конкурсының зона этабы үтте. Безнең районнан өч укытучы катнашты: Ләйсән Фәхертдинова - Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы, Венера Семёнова - Мөслим гимназиясенең химия укытучысы һәм Нәзим Габдулхаев - Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь биология укытучысы.
-
Марат Әхмәтов: Бу форум 2016 елны тагын да уңышлырак итү өчен яхшы мәктәп булачак
17 - 19 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узды. АндаТатарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVI съезды булды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану,...
-
Илүзә Мурзина республикакүләм призер
Лицей укучысы Илүзә Мурзина татар телендә һәм русс телендә укытучы мәктәпләр арасында республикакүләм барган татар теле олимпиадасында катнашып, призер булды.
-
"Татар егете - 2016"
18 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете - 2016" бәйгесенең ярымфиналы үтте. Үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын сынап карарга төрле районнардан һәм Яр Чаллы шәһәренең үзеннән барлыгы 19 егет килгән иде. Шул 19 егет арасында безнең дә егетләребез - Сарман аграр көллиятнең 2 курс егетләре Илгиз Фаттахетдинов һәм...
-
Хоккей командасы призлы урынга чыкты
Менделеевск шәһәрендә Казан мөфтие кубогына намаз укучы мөселманнар арасында хоккей буенча ярышлар узды. Районнар арасында узган бәйгедә Мөслим районы командасы да катнашып, призлы урын алып кайтты.
-
Район мәдәният йортында сугыш ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләделәр.
18 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында "Солдат гомере - илгә маяк" исеме астында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тамашасы уздырылды. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт, әфган, чечен сугышы ветераннары, солдат әниләре, солдат хезмәте үтәргә әзерләнгән яшьләр, аларның әти-әниләре килгәннәр иде. Фойеда "Мизгел" яшьләр үзәге каршында оештырылган "Очкын"...
-
Россиядә өченче урын
Мари Бүләр урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильвина Шамукаева мари теле буенча республика фән бәйгесендә 1 урынны алды. Ильвина, мари теле буенча Россиякүләм фән бәйгесендә катнашып, призлы 3 урынга лаек булды. Укытучысы - Әнисә Изибаева
-
Татарстанда праймеризда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды
Алда көтелгән башлангыч тавыш бирүгә беренчеләрдән булып Илдар Гыйльметдинов теркәлде