18 август 2016 яңалыклары
-
Үзәк хастәханәдә капиталь ремонт эшләре финишка якынлашты
-
"Яшь сайлаучы мәктәбе" кысаларында укулар узды
Казанда узган укуларда ТР Аграр яшьләр оешмасының Мөслим бүлекчәсе председателе Лилия Мөрзәханова катнашты.
-
Интеллектуаль уенда катнашырга чакырабыз
20 нче август көнне фонтан янында "Поле чудес" уены оештырылачак. Уенда катнашырга теләүчеләр 2-46-12 телефоны аша мөрәҗәгать итергә мөмкинләр.
-
Казан өчен тавыш бир
"Мизгел" яшьләр үзәге "Очкын" хәрәкәте активистлары белән берлектә акциягә чыктылар. Акция булачак 200 һәм 2000 сумлык акчаларда Казан шәһәренең күренешләренә багышланган иде.
-
Мөслимлеләр булдыралар!
12 августта ТР Газлаштыру фонды Саба районының Мингәр авылында республиканың торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен сабан туе үткәрде. Бәйрәмдә Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте дә катнашты. Аерым спорт төрләрендә безнекеләр югары нәтиҗәләр дә күрсәтте. Шахмат ярышында райондашыбыз Тимергали Сәйфетдияровка тиңнәр булмады. Капчык сугышында Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте директоры Рамил Хафизов беренчелекне алды.
-
Ык буе ял итү зонасы
-
Төзелеш, төзекләндерү-ремонт эшләре белән бергә җирлегебездә чисталыкка да зур игътибар бирелә
Шул максаттан бүген район үзәге урамнарында урам себерүче, тузан суырткыч техника да эшли. Яшелләндерү йөзеннән утыртылгапн агачлар да игътибар сорый. Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге хезмәткәрләре үсентеләрне тәрбияли, су сибә. Тик соңгы айларда күзәтелгән явымсыз, аномаль эсселек күзәтелгән көннәрдә тирә-юнебезнең яшеллеген саклау максатында райондашларыбызның да капка төбендә үскән агач-куакларга су сибүе...
-
Футбол турниры узды
"Яшьлек" спорткомплексында "Дуслар истәлегенә" исемле футбол турниры үтте. Быел Мөслим яшьләре аны тугызынчы тапкыр оештырды. Аңа Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Арча районнары, Җәлил эшчеләр бистәсе командалары килгән иде. Турнирның приз фонды быел 150 мең сум тәшкил итте. Кечкенәләр төркемнәре арасында беренче урынны спорт мәктәбе командасы алды. Икенче урында 2004 елгы үсмерләр...
-
"Игътибар балалар!" профилактик акциясе бара
15 августтан башлап 15 октябрьга кадәр республика буенча шул исәптән безнең районда да "Игътибар балалар" акциясе башланып китте. Акция кысаларында "Бала- иң мөһим пассажир" һәм " Бала - пешеход" дип аталган рейдлар да узачак дип хәбәр итәләр юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары.
-
"Яшел Мөслим" акциясе дәвам итә
«Яшел Мөслим» лозунгы астында "Мизгел" яшьләр үзәге 2015 елдан бирле эш алып бара. Узган елны үзәк белгечләре, "Очкын" активистлар хәрәкәте белән берлектә Урожайная, Зифа Басыйрова, Бакча урамнарында утыртылган агачларга су сибү белән шөгыльләнсә, бу елны эш фронтын зурайтып, интернет челтәре аша райондашларыбызны әлеге изге гамәлне бергәләп башкарырга өнди. Аннан тыш...