18 март 2016 яңалыклары
-
"Безнең киләчәк" фонды "Социаль эшмәкәр – 2016" проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә
Социаль ярдәм итү өлкәсендә әйдәп баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре игътибарына! "Безнең киләчәк" фонды "Социаль эшмәкәр - 2016" проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Билгеләп үтик, әлеге бәйгене үткәрү максаты - алга таба финанслау, шулай ук социаль эшмәкәрләргә консалтинг һәм мәгълүмат ярдәме күрсәтү. Катнашу өчен http://konkurs.nb-fund.ru...
-
Районның янгын хезмәте ДАИ хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре белән берлектә күпкатлы йортлар ишегалдына рейд белән чыкты
Җиңел машиналар кую өчен йортлар янында махсус машина кую урыннары - стоянкалар ясалуга карамастан, кешеләр һаман машиналарын подъезд төбенә терәп үк диярлек, ишегалдына куя. Гадәттән тыш хәл була калганда, янгын машинасы күпкатлы йортлар ишегалдына үтә алмый. Рейд вакытында да махсус машиналар үтү өчен кыенлыклар тудырган җиңел машина хуҗаларына административ беркетмәләр...
-
“Иделкәем” бәйгесе"
19 март көнне З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр һәвәскәр театрлар һәм курчак театрларының "Иделкәем"республикакүләм смотр бәйгесенең зона туры үтәчәк. Бәйгедә Минзәлә, Тукай, Актаныш, Сарман һәм Мөслим районнары театрлары катнашыр, дип көтелә. Район данын яклап Метрәй авылы "Шатлык" балалар театры Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" спектаклен күрсәтәчәк. Балалар сәнгать...
-
Кукмара кунаклары
16 март көнне җирлегебезгә Кукмара районыннан кунаклар килде. 45 кешедән торган делегация район һәм аның кошчылык белән шөгыльләнүче зшмәкәрләре белән танышты. Кунаклар Дамир Шәнгәрәевнең кошчылык фермасында булдылар. Ирек Хәмәдишинның Метрәйдәге инкубаторының һәм Мөслимдәге сугым цехының эшчәнлеге белән кызыксындылар. Алмаз Сәхипгәрәевта булып кошларны читлек системасында үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. "Агромастер" җитештерү...
-
"Уңайлы мохит" программасы гамәлдә
Кибет киштәләрендә халыкка кирәк-яракның барысы да бар хәзер. Халыкка уңайлы булсын өчен "Уңайлы мохит" дәүләт программасы буенча шактый гына кибетләргә керү юлында пандуслар эшләнде. Инвалидлар өчен сөзәк түшәмәләр хәлне күпмедер җиңеләйтте. Көн дә үзгәреп торган һава торышы шартларында халык өчен куркынычсыз мохит тудыру даими күз уңында булырга тиеш. Бер җылытып,...
-
Белдерү ябештерү тыела, хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак
Мөслим урамнары хәзер шәһәрнекеннән ким дип әйтеп булмый. Чат саен баганада белдерү, төрле афишалар ябештерелгән. Закон нигезендә баганаларга, подъезд ишекләренә, йорт диварларына, тукталышларда афиша-плакатлар, листовкалар, белдерүләр ябештерү тыела. Аларны "Мәгълүмат" дип язылган махсус стендларга гына урнаштыру рөхсәт ителә. Хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак.
-
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Гүзәл Әхметшина " Кулланучыларны игътибарлы булырга чакырабыз"
17 март көнне Мөслимгә ТР дәүләт Алкоголь инспекциясенең Түбән кама территориаль органы вәкилләре килде. Алар район үзәгендә урнашкан супермаркет челтәренең берсе исеменә язылган бу гариза буенча тикшерү үткәрде. Гаризада кибеттә даими рәвештә яраклы вакытлары чыккан азык-төлек саталар диелгән. Чыннан да тикшерү вакытында яраклык вакыты чыккан йомырка, сөт, эремчек, каплы соклар,...