17 июнь 2015 яңалыклары
-
8 яшьлек малай машина тәгәрмәче астында вафат булган
Ни кызганыч, ямьле җәй айлары балалар катнашындагы күңелсез вакыйгаларга бай була. Бу бигрәк тә укучыларның җәйге каникулда булулары белән бәйле. 16 июнь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә Актаныш-Мөслим-Кирово юлының 4 километрында 40 яшьлек "Лада Ларгус" машинасы шоферы 8 яшьлек җәяүленең өстенә менә.
-
Җәйге ял вакытында балалар кайларда эшкә урнаша ала?
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәгеннән хәбәр итүләренчә, җәйге каникуллар вакытында оешма, предприятиеләргә эшкә урнашкан балаларга өстәмә түләү алу мөмкинлеге тудырыла.
-
Белемле меңне егар! Талантлы балалар район башлыгы тәбрикләвен кабул итте
16 июнь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге Мөслимнең талантлы егет-кызлары - төрле фән олимпиадалары, бәйге-конкурс җиңүчеләре җыелды. Укучыларны бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамил Муллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, мәгәриф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев катнашты. Рамиль Хамзович укучыларга рәхмәтен җиткереп, киләчәктә уңышлар теләде.
-
Белгечләр суда йөзү буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә
Су коену һәм йөзүнең дә үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәү, билгеле инде, бәхетсезлек очрагына китерә. Сулык янындагы ял сәгатьләре матур хатирә булып калсын өчен нәрсә эшләргә соң?
-
Метрәй авылы мәчетенә спонсорлар ярдәме белән 600 мең сумлык ремонт ясалган
Изге Рамазан ае башланыр алдыннан Метрәй авылында күркәм тантана булды. 1996 елда салынган мәчет, капиталь ремонт кичереп, яңа төсмердә ишекләрен ачты.
-
“Яңа гасыр” Мөслим турында
Бу көннәрдә Мөслимдә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме эшләде. Сабан туена кунак булып килгән "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, җирлегебездәге матур үзгәрешләрне күреп, Мөслим турында сюжет әзерләргә булган.
-
Ураза тоту һәм аның файдалары
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә (тәфсире): "Ий иман китергән бәндәләр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз ителде, шаять ки сез тәкъвалылардан булырсыз". (Бакара:183).
-
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Тулы бер ел дәвамында сагынып көтеп алган изге Рамазан ае да килеп җитте. Үзен мөэмин санаучы һәр кеше ошбу Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылый. Бу айда кешеләргә ачык йөзне кызганмау, мохтаҗларны искә төшерү, ярлыларга шатлык бүләк итү, туганнарыбызның хәлләрен белү, аларны Рамазан ае белән котлау - бик саваплы эшләр.
-
Метрәй авылында ремонттан соң мәчет ачылачак
Быел Симәк авыл җирлегендәге посадкаларга өч меңләп яшь наратлар утыртылды. Бу көннәрдә мәдәният йорты, клуб, китапханә һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре үсентеләрне тәрбияләү: рәт араларында туфрак йомшарту, чүп үләннәреннән арындыру белән мәшгуль.
-
Бәлки оялырлар?!
Адәм баласына нинди дә булса киңәш бирергә теләсәң, гадәттә, үрнәк шәхесләрне, уңай гамәлләрне мисалга китерәсең. Кеше психологиясе шуны таләп итә. Коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булган гражданнарга да суд приставлары кайчандыр үрнәк мисаллар китереп, бурычларын түләтергә тырышкан булса, бүген инде катгый чараларга чират җитте. Газета битләренә язып чыгарсаң да, телевидение чыгарылышлары...