17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Бармак озынлыгы ни сөйли?
Имән бармак атсыз бармактан кечкенәрәк. Мондый бармак ияләре белән аралашу рәхәт.
-
Тәмлетамак. Тәмле торт рецепты
Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. "Үз кулларың белән пешерелгән торт тагын да тәмлерәк, татлырак була", - ди Мөслимдә яшәүче Гөлназ Фазлыева. Бүген ул үзе яратып пешерә торган торт рецептын тәкъдим итә.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Сабый язмышы
Ишектән килеп керүгә иң беренче итеп аяк киемнәрен тибеп очырды, өстәл янындагы урындыклар берәм-берәм очтылар. Кроватында йоклап яткан сабый яныннан үтеп (ярый әле тимәде!), ул усал бүредәй тешләрен шыгырдатып өстәл әзерләп йөргән Галиягә ташланды. Зур каты йодрыклары белән бер гонаһы булмаган Галиянең башын, аркаларын, эчен төяргә тотынды...
-
Боз өстендә сак булыгыз!
Республиканың төп сулыклары бозында промоиннар һәм ачык су күзәтелә торган куркыныч урыннар исемлеге
-
18 гыйнвар көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Владимир Чагин: «Дакарда» җиңүне ТАССРның 100 еллыгына, кадерле республикага, яраткан Татарстанга багышлыйбыз"
Дакар-2020» ралли-рейдында җиңү, Согуд Гарәбстанында яңа трассаның үзенчәлекләре, пилотлар әзерләү һәм башка күп нәрсәләр турында «Татар-информ» корреспондентына йөк машиналары классында «Дакар» раллиенда җиде тапкыр җиңүче, «КАМАЗ-мастер» командасы легендасы һәм аның җитәкчесе Владимир Чагин сөйләде.
-
Чираттагы уңыш
Мөслим лицееның 10 класс укучысы Алинә Фәтхетдинова олимпиада призеры булды.
-
Ил язмышы – минем язмышым
Яңа техника инженерлар өйрәнеп көйләгәннән соң гына басуларга кертелде. Шикәр чөгендере, кукуруз игүче механизаторлар белән бергә, һәрбер яңа техниканы өйрәндек, аларны җыеп-көйләп кулланышка керттек. Ул елларда колхозларга чыгып йөрү өчен белгечләргә техника булмады диярлек.
-
Яңа бюджет: Казанда " Кече Ватан мәдәнияте" проектына йомгак ясадылар
Казанда «Бердәм Россия» партиясенең республикада «кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
-
Эчү упкынга илтә
Беребезне дә битараф калдырмаучы эчүчелек проблемасы җирлегебез өчен ят түгел. Район үзәк хастаханәсеннән алынган саннар да шуны раслый. Узган елның декабрь ахырында һәм быелның гыйнвар башында 28 кеше вафат булган. Аларның 9ы алкогольле эчемлекләрне чамадан артык куллану нәтиҗәсендә үлгән. Әзмәвердәй әлеге ир-атларның эш яшендә (22дән алып 57 яшькә кадәр) булуын да исәпкә алсак, хәлләр, хактан да, уйланырлык бит!
-
Татарстанда «Экология» проекты кысаларында урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак
Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.
-
Эштән курыкмаска кирәк
Баланлы авылында яшәүче Тәслимә һәм Хәмит Гыйзетдиновларның күпләп терлек асрый башлавына дистә еллар үткән. Бүген аларның тәмле каймагын, эремчек-катыкларын мөслимлеләр яхшы белә. Танышларының күпчелеге сөт ризыкларын Баланлыга ук килеп алалар.
-
Кулга-кул тотынып эшләү кирәк
Районда авыл җирлекләренең узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау һәм хәл итәсе проблемаларны анализлауга багышланган отчет җыелышларына старт бирелде. Чәршәмбе көнне Вәрәшбаш һәм Крәш. Шуран җирлекләрендә узган җыеннарда район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, урыннардагы оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
-
Котлыйбыз!
Кадерле әниебез Хафизова Рәзифә Миннәхмәт кызының 17 гыйнварда – 60 яшьлек туган көне.