17 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Реклама на радио
"Муслим МР"
-
Реклама на ТВ
“Мөслим 24”
-
Реклама в газете
"Авыл утлары" ( "Сельские огни")
-
Реклама на сайте
"Мөслим-информ"
-
Безнең спортчылар призлы урыннар яулады
Татарстанның иң көчле 280 командасы катнашты.
-
Наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителде
Район прокуратурасы элек хөкемгә тартылмаган 49 яшьлек Мөслим авылы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
-
Чираттагы киңәшмә узды
Киңәшмә “Эчке контрольне оештыру” темасына эшлекле уен белән тәмамланды.
-
Үткәннән бер мизгел
Фотоны Мөслимнән Флүрә Нуриева тәкъдим итте.
-
Төзелеш министрлыгы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны хәбәр итте
Күп фатирлы йортларда ул аена бер кешедән 71,95 сум, шәхси торакта яшәүчеләр өчен 78,05 сумны тәшкил итәчәк.
-
Иң яхшы балалар театр коллективлары чыгыш ясады
Иң зур бүләк, әлбәттә, тамашачыларның мәхәббәте, җылы алкышлары белән артистларга көч биреп торуы булгандыр.
-
18 гыйнвар көненә Һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Аның җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр
Илһам Шакиров кебек илаһи талант иясе, легендар халык җырчысы гасырларга бер генә туа... Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде –2019 елның 16 гыйнварында 84 нче яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган бөек шәхес, Татарстанда һәм аннан читтә яшәгән барлык татар халкын берләштереп торган талантыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров арабыздан мәңгелеккә китте. Илһам Шакиров – 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән бөек сәнгатькәребез.
-
Зәйнәб Фәрхетдинова: Илһам Шакиров татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде
Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш, диде мәшһүр җырчы.
-
Очучы дигән даны бар...
Мөслим үзенең данлы ул-кызлары белән хаклы горурлана, аларны хөрмәтләп, олылап яши. Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Шәфыйков та шундыйларның берсе. Район мәдәният йорты сәхнәсендә җирлегебез тарихында беренче тапкыр хәрби очучыны хөрмәтләү тантанасы узды.
-
Татарстан Республикасы җитәкчелеге Илһам Шакиров үлеме сәбәпле кайгы уртаклаша
Җырчы белән хушлашу чарасы 2019 елның 18 гыйнварында 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.