Реклама
16 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Подписка бара!
2020 нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары”, “Сельские огни” газеталарына язылу бара.
-
Безгә монда яшисе
Район үзәгендә күпфатирлы 60 йорт, җиде ишегалды исәпләнә. Йортлар алдындагы мәйданчыкларны һәм парковкаларны да санасаң, ишегалларын җыештыручыларга байтак территория туры килгәне аңлашыла. Бүген ишегалларында чисталык тәэмин итүдә 7 җыештыручы эшли.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкарганнары, һөнәри осталык һәм инициатива күрсәтүләре өчен полиция майоры Камалетдинов Алмас Әзһәм улы.
-
“Кара алтын ” үскән җирдә
“Намус” агрофирмасы быел да югары табыш китерүче маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирде. Чәчү структурасында көнбагыш культурасы 4040 гектар мәйдан били. Аны урып-җыю эшләренә 9 ноябрь көнне керештеләр. Көнбагышның гектар биреме уртача 19 центнер тәшкил итә.
-
На референдумы по самообложению в Татарстане отправят наблюдателей
Участники корпуса «За чистые выборы» начнут выезжать в районы 24 ноября.
-
17 ноябрь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Мөслимне үз иттеләр
Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Татарлар белән бергә рус, мари, керәшен, әрмән, таҗиклар үзара дус-тату гомер кичерә. Төрле халыкларның яшәү рәвешләре, традицияләре, гореф-гадәтләре турында укучыларга да җиткерәбез. Бүген сүзебез – таҗик халкы турында. Берничә ел инде, җирлегебездәге оешма-предприятиеләргә кереп, җиләк-җимеш, төрле тәгамнәр сатып йөрүче Фәрхад Умаров белән сөйләштек.
-
Бала кызамык белән авырса
Кызамык (корь) – үтә көчле йогышлы авыру. Вирус эләккәндә, тән кызыша, агулана, тәнгә һәм лайлалы тышчаларга тимгелләр чыга. Кызамык һава аша җиңел йога һәм канга эләгә. Авыру тәненә тимгелләр чыкканчы 4-5 көн алдан һәм тимгелләр беткәнчегә кадәр вирусны башкаларга йоктырырга мөмкин.
-
Утырыш узды
Анда район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.