16 октябрь 2015 яңалыклары
-
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе 2 маддә буенча җинаять эше кузгаткан
Казанлы үзенең ир туганы "Шевроле Нива" машинасына утырып китеп югалуы турында 11 октябрь көнне Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсе "Дербышки" полиция бүлегенә хәбәр итә. Әлеге хәбәрне тикшергән вакытта полицейскийлар шушы югалган кешенең алдагы кичтә "112" хезмәтенә шалтыратып, Песчаные Ковали белән Карадули авыллары арасында "ВАЗ-2115" белән бәрелешүен һәм аның йөртүчесе...
-
Бәйләмгә утырсам чирләрем кача
Баек авылында гомер итүче хезмәт ветераны Сәхипова Нәҗибә апа 85 яшенә карамастан тынгысыз. Нәҗибә апа кул эшләре белән бик мавыга, аның эшләре республикабызның бар төбәкләрендә дә булып кайтып, күргәзмәләрдә катнашты. Бәйләмгә утырсам бар чирләрем кача, үземдә көч тоям ди ул. Нәҗибә апа бик тәмле итеп балан бәлеше, тәбикмәк пешерә. Ишегалды...
-
Балыкчы Сергей Елесинны үтерүчеләр тоткарланды
38 яшьлек Сергей Елесин узган шимбәдә автомобиле белән юкка чыккан иде. Ике көн элек аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар. Җинаять кылуда шикле адәмнәр дә тоткарланды. Лаеш районы суды абыйлы-энеле Ситдыйковларны сак астына алу турында карар чыгарды. Тикшерү эше дәвам иткән вакытта алар 13 декабрьгә кадәр сак астында булачак....
-
Ташлыяр егетенең үле гәүдәсе табылган
Мөслим районы Ташлыяр авыл егете Әгләмов Марсел Марат улының үле гәүдәсе табылды дигән информация интернет челтәрендә барлыкка килде (http://m.prokazan.ru/news/view/105058). Әйтеп үтәргә кирәк Марсел 7октябрь көнне Казан шәһәрендә югалды. Марсел анда укырга кергән булган, квартирада абыйсы Роман белән яшәгән. Марселне соңгы тапкыр Казанның "Авиатөзүчеләр" метро станциясендә күргән булганнар. Хәзерге вакытта тикшерү...
-
Бердәмлектә безнең көч
"Мизгел" яшьләр үзәге каршында оешкан "Очкын" активистлар хәрәкәте көннән көн сафларын арттыра. Бүгенге көндә хәрәкәттә 20дән артык райондашыбыз исәпләнә. 15 октябрь көнне алар чираттагы тренингта катнашты. "Бердәмлектә - көч" дип исемләнгән очрашудан соң яшьләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына чыгып, өмә оештырды. Алар парктагы корыган чәчәкләрне йолкыды.
-
Мөслим беренче
15 октябрь көнне "Нептун" йөзү бассейнында ярыш узды. Анда Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарыннан да йөзүчеләр килгән иде. 2007 елгы һәм аннан яшьрәк булган егет-кызлар, брас, аркага ятып йөзү, эстафета ярышларында көч сынашты. Нәтиҗәдә. Һәр спортчы үз яшь категориясендә призлы урыннарга лаек булды. Соңгы эстафета ярышында Мөслим спортчылары командасы беренче...